05/10/2024
Ярминкә гөрләде

Өлкәннәр декадасы кысаларында район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе гөрләде.

Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе, көнкүреш товарлары, кием-салым тәкъдим ителде. Балалар бакчалары коллективлары кунакларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.