01/10/2026
Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез!

«Мөслим район дәүләт ветеринария берләшмәсе» коллективы исеменнән сезне Өлкәннәр көне — Халыкара олы буын көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Сез безнең җәмгыятьнең зирәк остазлары, бай тормыш тәҗрибәсе сакчылары. Ветеринария хезмәтендә күп еллар намуслы хезмәт иткән ветераннарыбызга аеруча рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм киңәшләрегез яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә җылылыгы, тынычлык һәм иминлек телибез. Якыннарыгызның хөрмәте һәм кайгыртуы һәрвакыт сезнең белән булсын.

Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез!