22/12/2025
Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале гөрләде.

Татарстанда кыш дәвам итә! 21 декабрь конне  Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале гөрләде.

Мәйданда бәйрәм ярминкәсе эшләде, район үзешчәннәре концерт номерлары белән сөендерде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин мөслимлеләрне һәм район кунакларын сәламләп, фестивальнең халкыбызга хас гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклауга этәргеч булуын билгеләп үтте һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Чараның киләсе өлешендә тамашачыларга җигүле атлар парады тәкъдим ителде. Мәйданда күрсәтелгән конкур һәм джигитовка күренешләре дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Атлар, һичшиксез, бәйрәмнең төп бизәге булды.

Бәйрәмнең дәвамы «Каурый төшә карларга» исеме астында узучы «Каз өмәсе» фестиваленә багышланган иде. Район мәдәният бүлеге үзешчәннәре тәкъдим иткән өмә күренешеннән соң чарада катнашучылар каз чистартуда көч сынаша алды.

Авыл җирлекләре һәм район үзәгенең балалар бакчалары коллективлары кунакларны кайнар чәй, коймак, сыйлы табыннар белән каршы алды. Кунаклар мичтә пешкән боткадан да авыз итте.

Чара күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

#ЗИМАВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ