Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән мөслимлеләр генә түгел, республикабыз халкы берләште. Райондашларыбыз һәм күрше-тирә районнар халкы батырлар өчен гуманитар ярдәм әзерләде. Мәлләтамак авылы мәдәният йорты берничә атна эчендә егетләребезгә аталган әйберләр белән тулды. Район хакимияте тарафыннан, битараф булмаучылар ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләребезгә кирәк булган башка төр техникалар алынды. Машиналарга запас частьләр, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр алып киленде. Уңган хуҗабикәләр бергә җыелып токмач, кипкән ашлар, консервалар әзерләде, маскировкалау сеткалары үрде, укучылар хатлар язды. Булган әйберләрне хисаплап, тәртипләп тутыру да күмәк көч белән башкарылды. Әлеге ярдәмне җыюда һәм машинага төяүдә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез! Егетләребезнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!
30/09/2024
Егетләребезнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!